Тату гаилә серләре
Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Гаилә елы уңаеннан «Тату гаилә серләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителә.
Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.
Китапханә фондыннан
хәзерге җәмгыятьтә гаиләнең роле, гаилә бәхетен төзү принциплары, гаиләдә
балаларны тәрбияләү кагыйдәләре, сәламәт яшәү рәвеше, гаилә педагогикасы һәм
психологиясе буенча китаплар, тату гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында сөйләүче
әдәбият тәкъдим ителә.